21 авырлык категориясендә 80 егет медаль өчен көрәште.
Алабугада махсус хәрби операциядә һәлак булган Россиянең спорт мастеры Марсель Мөхетдинов истәлегенә бокс буенча IV ачык республика турниры узды.
Ярышларга Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл һәм Киров өлкәсеннән талантлы спортчылар җыелды. 21 авырлык категориясендә 80 егет медаль өчен көрәште.
Җиңүчеләр һәм призерлар исәбенә 11 Алабуга боксчысы керде. Аларны ихлас күңелдән яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм яңа спорт үрләрен яулауларын телибез!
Нет комментариев