Алабугада СВО ветераннары һәм яшьләр волейбол турнирында көч сынашты
Беренчелекне суворовчылар командасы яулады.
Чара Алабуга Суворов хәрби училищесында узды. Аны училище тренеры Владимир Балобанов, махсус операция ветераны Анатолий Томилин һәм «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Таңсылу Хөснулина оештырды.
Сугышчан хәрәкәтләр ветераны Андрей Че сөйләгәнчә, иптәшләрчә волейбол мини-турниры яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелде:
— Уеннан бары тик яхшы тәэсирләр алдык, — диде ветеран. — Төрле дәрәҗәдәге көндәшләр белән уйнау спортчыларның тәҗрибәсен баета, үсәргә этәргеч бирә. Катнашучылар арасында Суворов училищесының 2 командасы, шәһәр яшьләре командасы, «Тойма» хатын-кызлар командасы, СВО ветераннары командасы бар иде. Беренчелекне суворовчылар командаларының берсе яулады.
Андрей Хосонович һәм Таңсылу Солтан кызына фоторәсемнәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев