Новая Кама 16+
Рус Тат
СПОРТ

Алабугада район башлыгы Кубогы старт алды

Алабугада бишенче тапкыр район башлыгы Кубогы уза. Турнир 18 апрельдә башланды. Боз хуҗалары беренче матчны җиңү белән тәмамлады.

Быел ярышлар «Айда болеть за наших!» лозунгы астында уза. Ярышларда биш команда катнаша: «Арсенал» (Чаллы), «Альметьевнефть» (Әлмәт), «Чайка» (Казан), «Алга» (Лениногорск) һәм «Алабуга-1000».

Ачылыш тантанасында «Олимп» спорт мәктәбе фигуристлары чыгыш ясады. Тамашачыларга һәм уенчыларга сәламләү сүзләре белән АМР Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин һәм шәһәр Советы депутаты Эдуард Ковальчук мөрәҗәгать итте. Символик рәвештә беренче алканы Андрей Томилин атты.

Беренче матчта «Алабуга-1000» һәм «Алга» командалары очрашты. Исәп — 6:4, хуҗалар файдасына. Голларны Данил Дунаев, Артем Хафизов, Артур Якупов, Руслан Галимрахманов, Максим Хохрев һәм Дмитрий Долинин кертте.

Тамашачыларны иртәгә нәрсә көтә?

19 апрель көнне махсус кунак — Данис Зарипов киләчәк. Ул хоккей легендасы. Аның автографы белән призлар уйнатылачак.

19 апрельгә расписание:

09:00 — «Арсенал — «Алга»

10:30 — «Акчарлак» — «Альметьевнефть»

12:00 — «Алабуга-1000»- «Арсенал»

13:30 — «Акчарлак» — «Алга»

15:00 — «Алабуга-1000» — «Әлмәтнефть»

Боз сарае фойесында фотозона да урнаштырылган. Истәлеккә матур фотосурәт ясарга була.

Җан атарга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев