Алабугада «Өченче яшь» спартакиадасы тәмамланды
Җиңел атлетика манежында спортның 6 төре буенча ике көнлек ярышларга йомгак ясадылар.
Алабуга һәм Танайкада яшәүче 55 яшьтән өлкәнрәк 93 кеше йөзү, өстәл теннисы, дартс, кросс, 1000 метрга йөгерү һәм пуля белән атуда көчләрен сынады. Теләүчеләр ГТО комплексы нормативларын тапшырды.
Җыелучыларны спорт бәйрәме белән Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов котлады. Ул шулай ук ГТО нормативларын ярышларның төп программасыннан тыш алдарак тапшырган кешеләргә — Татьяна Киселевага, Алла Колесникка һәм Ләйсән Абдуллинага ГТОның алтын билгеләрен тапшырды.
— Хәрәкәт — ул тормыш. Кеше олыгайган саен хәрәкәтнең, шул исәптән спортның әһәмияте арта бара. Мин сезгә мөмкин кадәр озак яшәвегезне, тән һәм җан батырлыгын саклавыгызны телим. 29 майда Казанда узачак республика спартакиадасының финал этабында районыбызны лаеклы тәкъдим итәрлек ветераннар командасы төзик, — диде район башлыгы урынбасары.
Ике көнлек ярышлар ике мәйданчыкта: «Чемпион» ФОК һәм Җиңел атлетика манежында узды. Кайбер спортчылар берьюлы берничә төрдә чыгыш ясады, шунысы игътибарга лаек: алар үзләрен күнегелгән төрләрдә генә түгел, ә бөтенләй яңа юнәлешләрдә дә сынап карый алдылар. Кемдер кулына беренче тапкыр дартс чөйләре алса, кемдер күпьеллык тәнәфестән соң винтовкадан төбәп атты.
Алар арасында «Юность» спорт мәктәбенең өстәл теннисы буенча тренеры Анатолий Пупышев та бар иде.
— Балачактан спортны яратам, күп төрләр белән шөгыльләндем: футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, йөзү. Эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткәндә ату белән кызыксына идем. Менә хәзер алган күнекмәләрне искә төшерергә булдым.
Альберт Асхамов йөгерүдә, йөзүдә һәм ГТО нормативларын тапшыруда югары нәтиҗәләр күрсәтте. Аңа 82 яшь, әмма ул һаман да яхшы формада:
— Ярышларда катнашырга яратам, 1961 елдан бирле берсен дә калдырганым юк. Ветераннар командасы белән шәһәрдә генә түгел, республикада да призлы урыннар яулыйбыз.
Искәртеп үтәбез, «Өченче яшь» спартакиадасы «Актив озын гомер» программасы кысаларында үткәрелә. Муниципаль турнирны оештыручылар — Алабуга районы җитәкчелеге, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе һәм районның Ветераннар (пенсионерлар) советы. Әйтергә кирәк, ярышларда совет рәисе Геннадий Баганов та катнашты.
Җиңүчеләр:
Йөзү: Айрат Мингазов һәм Алла Колесник (70 яшькә кадәр), Альберт Асхамов һәм Татьяна Киселева (70 яшьтән өлкәнрәк).
Өстәл теннисы: Анатолий Пупышев һәм Галина Волкова (70 яшькә кадәр), Владимир Брызгалов (70 яшьтән өлкәнрәк).
Йөгерү: Иршат Зайнетдинов һәм Венера Хабибуллина (70 яшькә кадәр), Альберт Асхамов һәм Валентина Белавина (70 яшьтән өлкәнрәк).
Дартс: Юрий Поспелов һәм Вероника Сихаева.
Пуля белән ату: Айрат Мингазов һәм Нурия Мадьярова.
ГТО: Назим Гарифуллин һәм Венера Хабибуллина.
Призлы урыннар алган барлык спортчыларга медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң өлкән катнашучылар — Альберт Асхамов һәм Татьяна Киселева — спорт объектларына бару өчен абонементлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев