Алабугада КФУ студентлары гер спорты буенча беренчеллектә көч сынашты
СПОРТ

Алабугада КФУ студентлары гер спорты буенча беренчеллектә көч сынашты

Ярышлар алты авырлык категориясендә узды. Турнир нәтиҗәләре буенча иң көчле спортчылар ачыкланды, алар институтның җыелма командасы составына керәчәк.

Алабугада КФУ студентлары гер спорты буенча беренчеллектә көч сынашты
Фото: Олег Разживин

 

Казан федераль университетының Алабуга институтында гер спорты буенча беренчелек узды. Призлы урыннар өчен 40тан артык студент көрәште. Ярышларның максаты — иң көчле спортчыларны ачыклау һәм алга таба уку йортын югары дәрәҗәдәге ярышларда тәкъдим итәчәк институт җыелма командасын туплау.

Беренчелекнең җиңүчеләре һәм призёрлары:

  • 63 килограммга кадәр: беренче урын — Фархат Батыров, икенче — Розмурат Великов, өченче — Рәхим Кылычмурадов.
  • 68 килограммга кадәр: беренче урын — Мухаметкулы Беглиев, икенче — Мансур Абдурахманов, өченче — Семён Ротермель.
  • 73 килограммга кадәр: беренче урын — Азым Реджепов, икенче — Сөләйман Ягмуров.
  • 78 килограммга кадәр: беренче урын — Бегенч Акмөхәммәдов, икенче — Мырат Бахтияров, өченче — Мырад Эембердиев.
  • 85 килограммга кадәр: беренче урын — Сердар Джумаев, икенче — Мердан Ёлдашев, өченче — Агаджан Веланов.
  • 85 килограммнан артык: беренче урын — Мерген Базаров, икенче — Рәхим Худайназаров, өченче — Руслан Батыров.

Ярышлар нәтиҗәсендә алты авырлык категориясендә җиңүчеләр билгеләнде. Аларның нәтиҗәләре КФУның Алабуга институты җыелма командасын туплау өчен нигез булачак.


Нет комментариев