Алабугада 14 февральдә «Татарстан чаңгы юлы» ярышлары үтәчәк
СПОРТ

Алабугада 14 февральдә «Татарстан чаңгы юлы» ярышлары үтәчәк

Оештыручылар яхшы трасса, күңел күтәренкелеге һәм бәйрәм рухы вәгъдә итә.

Бу шимбәдә, 14 февральдә, Алабуга халкын һәм кунакларны «Татарстан чаңгы юлы» кышкы спорт бәйрәмендә катнашырга чакыралар. Бөтенроссия ярыш Танайка урманында узачак. Традиция буенча спорт бәйрәме төрле яшьтәге профессионалларны һәм чаңгы спортын яратучыларны берләштерә. 

Чараның программасы:

09:00 — Катнашучыларны теркәү;

10:00 — ярышларны тантаналы ачу һәм беренче йөгерешчеләргә старт бирү.

Оештыручылар яхшы трасса, күңел күтәренкелеге һәм бәйрәм рухы вәгъдә итә. Республиканың спорт традицияләрен саклап калу өчен бөтен гаиләгез белән килегез!


Нет комментариев