Алабуганың кадетлар җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады: өч алтын медаль һәм Россия беренчелегенә юллама.

Татарстан башкаласында 12–14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында тхэквондо ВТФ буенча республика беренчелеге төгәлләнде. Алабуга спортчылары зур уңышка иреште: түбәндәге егет-кызларыбыз өч алтын медаль һәм Россия беренчелегенә юллама яулады:
- Ярославцева Мирослава (51 кг кадәр)
- Рыболовлев Артём (41 кг кадәр)
- Тимофеев Савелий (61 кг кадәр)
Көмеш медальгә Чурина Иннеса (29 кг кадәр), бронзага — Хәкимов Самир лаек булды.
Июнь аенда Алабуга спортчылары Нальчик шәһәрендә (Кабдарино-Балкар Республикасы) узачак бөтенроссия ярышларында катнашачак.
Нет комментариев