Новая Кама 16+
Рус Тат
СПОРТ

Алабуга районы башлыгы Кубогы безнең шәһәрдә калды!

Алабуга боз сараенда Алабуга районы башлыгы Кубогы бишенче тапкыр узды. Турнир ике көн дәвам итте. Биш команда уйнады: «Елабуга-1000», «Арсенал» (Чаллы), «Чайка» (Казан), «Альметьевнефть (Әлмәт) һәм «Алга» (Лениногорск).

Алабуга боз сараенда Алабуга районы башлыгы Кубогы бишенче тапкыр узды. Турнир ике көн дәвам итте. Биш команда уйнады: «Елабуга-1000», «Арсенал» (Чаллы), «Чайка» (Казан), «Альметьевнефть (Әлмәт) һәм «Алга» (Лениногорск).

Турнир нәтиҗәләре буенча «Елабуга-1000» командасы ышанычлы җиңү яулады. Шулай итеп кубок хуҗаларда — Алабугада калды. Элек Алабуга командасы өч тапкыр рәттән җиңүче булган. Һәм бер тапкыр Кубокны Лениногорск командасы яулаган булган.

Турнирның соңгы көнендә «Елабуга-1000» һәм «Альметьевнефть» командалары очрашты. Көндәшләр тигез уен алып бардылар. Төп вакыт 5:5 исәбе белән тәмамланды. Аннары буллитлар сериясе уздырылды. Булитлар сериясендә кунаклар уңышлырак булып чыкты. Әмма турнирда җиңү очколар суммасы буенча бирелде. Очколар саны буенча «Елабуга-1000» көчлерәк булып чыкты. Хуҗалар матур һәм көчле хоккей күрсәттеләр һәм төп призны алдылар.

Алабугада хоккейны бөтен гаилә белән яраталар. Мәсәлән, Хохревлар гаиләсе. Римма Хохрева тормыш иптәше Максим өчен җан атарга килгән. Ул берничә гол авторы булды. Римма балаларны да алып килгән.

«Ирем Максим Хохрев «Елабуга-1000» командасында уйный. Мин аның әлеге шөгылен тулысынча хуплыйм. Безнең кече улыбызга өч ярым яшь. Ул инде хоккейга йөри. Олы улым хоккей белән 10 ел шөгыльләнә. Ул «Серебряные волки» командасында уйный».

Ябылу тантанасына танылган хоккейчылар килде. Хөрмәтле кунак булып район башлыгы урынбасары Александр Косов та килде. Шулай ук Данис Зарипов та кунак булды. Ул өч тапкыр дөнья чемпионы һәм биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе. Данис Зариповның тамырлары Алабуга районыннан (Татар Дөм-Дөме авылы). Казан хоккее тарихында иң яхшы бомбардир — Сергей Столбун да ябылу тантанасында катнашты.

Александр Косов район башлыгы Рөстәм Нуриевтан сәламләү сүзләрен җиткерде. Александр Косов: «Рөстәм Мидхәтович бу турнирны беренчеләрдән булып оештыручы, уйлап чыгаручы. Мин хоккей легендасы Данис Зариповны сәламләвемә шатмын. Безнең шәһәргә килүегез өчен рәхмәт».

Данис Зарипов алабугалыларны җиңү белән котлады: «Иин монда булуыма бик шат. Алабуганы җиңүе белән котлыйм. Башка командаларга күбрәк җиңүләрен телим. Рөстәм Мидхәт улына шундый зур бәйрәм өчен рәхмәт».

Финал матчы тәнәфесләрендә Данис Зарипов автографы белән призлар уйнатылды. Тамашачылар кәшәкә, алка, кепка һәм футболка отты.

Көн бик кызу килеп чыкты. Район башлыгы кубогын бишенче мәртәбә уздыралар. Ел саен турнир шуны күрсәтә: Алабугада хоккейны яраталар. Командаларга уен өчен рәхмәт. Җанатарларга ярдәмнәре өчен рәхмәт. Алар — бу спорт бәйрәменең бер өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев