Алабуга авыр атлеты Тимур Кәримов Россия беренчелеге призеры булды
Спортчы Бөтенроссия ярышларында туган шәһәрен лаеклы тәкъдим итте.

Алабуганың «Юность» спорт мәктәбе укучысы Тимур Кәримов 15-18 яшьлек яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелегендә бронза медаль яулады.
Спортчы туган шәһәрен Бөтенроссия ярышларында лаеклы тәкъдим итте, үз яшь категориясендә иң яхшы өчлеккә керде.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең телеграм-каналында Тимурны һәм аның остазын котлады:
«Тимурны һәм аның тренеры Илсур Атнагуловны котлыйм! Спорт карьерасында алга таба да уңышлар телим»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев