Алабуга пляжы иртәнге сәгать 8:00дән кичке 20:00гә кадәр эшли
МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга пляжы иртәнге сәгать 8:00дән кичке 20:00гә кадәр эшли

Алабугада коену сезоны ачылды: җирле пляж уңай санитар-эпидемиологик нәтиҗә алды. Биредә коткаручылар һәм медицина хезмәте дежур тора.

Территориядә инде 15кә якын эшкуар эшли: сувенирлар һәм туңдырма сатыла, катамараннар һәм шезлонглар прокаты, кафе, мунчалар тәкъдим ителә. Шулай ук биредә көн саен территорияне җыештыралар.

Яшәүчеләр өчен мөһим яңалык: пляж иртәнге сәгать 8:00дән кичке 20:00гә кадәр эшли. Кичке сигез тулганнан соң, автомобильләр өчен юл шлагбаум белән ябылачак. Димәк, яр буенда йөрергә теләүчеләр машиналарын автостоянкада калдырып, җәяү уза алачак. Территориядәге тәртипне сак хезмәте тәэмин итә — алар инде эшкә керештеләр.

Әлеге карар яшьләрнең бу урында иртәнгә кадәр шау-шулы ял итәргә яратулары сәбәпле кабул ителде. Көчле музыка, машина тавышлары тирә-юньдә яшәүчеләрнең тынычлыгын боза.

Узган елдагы кебек үк, пляж территориясендә «Җәй бергә» («Лето вместе») проекты кысаларында чаралар планлаштырылган: кино карау, иртәнге зарядкалар, мастер-класслар һәм концертлар уздырылачак.

Җәй бик эчтәлекле һәм күңелле булырга вәгъдә итә!


Нет комментариев