Алабуганың А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханә Тукайның 140 еллыгына багышланган конкурста катнашырга чакыра
Гаризалар 2026 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә.
Алабуга шәһәренең А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсе күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Туган телем — Тукай теле» дип исемләнгән муниципаль конкурс игълан итә.
Конкурста катнашу өчен Габдулла Тукайның шигырьләрен яки әсәрләреннән өзекләрне татар, рус яки Идел буе халыклары телләрендә сөйләп, видео яздырырга кирәк.
Гаризаларны 2026 елның 20 апреленә кадәр fatyhova-1994@mail.ru электрон почтасы аша җибәрергә кирәк.
Әлеге конкурс — Тукай мирасын саклау, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү һәм яшь буынның сәләтен үстерү максатында оештырыла.
Катнашу шартлары:
- Габдулла Тукайның шигыре яки әсәреннән өзек сайларга;
- Чыгышның видео язмасын әзерләргә;
- Гаризаны 20.04.2026 елга кадәр җибәрергә.
Барлык теләүчеләрне катнашырга чакырабыз!
Фото: vk.com/biblioteki_elabugi
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев