Новая Кама 16+
Рус Тат
КОНКУРС

Алабуга Җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узачак

2026 елның 19 апрелендә малайлар һәм кызлар арасында Коръән уку буенча зур бәйге уздырыла.

Алабуга мөхтәсибәте хәбәр итүенчә, бу чара балаларда изге Китапны өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның дини белемнәрен арттыру һәм Коръән нурын күңелләренә сеңдерү максатыннан оештырыла.

Бәйгенең номинацияләре һәм яшь төркемнәре:

Бәйгедә түбәндәге яшь категорияләре буенча катнашырга мөмкин:

  • 3–6 яшь;
  • 7–9 яшь;
  • 10–12 яшь;
  • 13–15 яшь;
  • 30 җүз (5 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен).

Мөһим: Һәр катнашучы үзе сайлаган бер генә номинациядә катнаша ала.

Бәяләү критерийлары:

Жюри әгъзалары катнашучыларның белемен түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләячәк:

  • Ятланган сүрәләр саны.
  • Шул сүрәләрдәге ятланган аятьләр саны.
  • Коръәнне яттан уку осталыгы.
  • Коръәнне Мөсхәфтән (китаптан) уку дәрәҗәсе.
  • Катнашучының тышкы кыяфәте.

Бәйге тәртибе:

  • Дата: 19 апрель, 2026 ел.
  • 8:30 — Катнашучыларны теркәү.
  • 9:00 — Бәйгенең тантаналы башлануы.

Урыны: Алабуга шәһәре, Җәмигъ мәчете.

Бәйге ахырында барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне махсус бүләкләр көтә. Шулай ук кунаклар һәм балалар өчен чәй табыны оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев