Алабуга политехника көллияте студентлары һәм мастерлары фронт өчен кирәкле ярдәмнең завод цехларында гына түгел, уку остаханәләрендә дә әзерләнүен тагын бер кат күрсәтте.

Студентлар тимер мичләр партиясен ясады
Алар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Россия хәрбиләре өчен үз куллары белән ышанычлы буржуйка мичләре ясап, чираттагы партияне әзерләде.
Производствода укыту мастерлары Эльдар Гарашов һәм Динар Алиев җитәкчелегендә студентлар эшкә зур теләк белән керешә. Һәркем мичләрне хәрбиләргә авыр шартларда җылы булсын, алар безнең ярдәмне тоеп хезмәт итсен дигән уй белән ясый.

Озату өчен 15 буржуйка миче әзерләгәннәр
— Бүгенге гуманитар йөк җибәрү өчен 15 буржуйка мичен әзерләдек. Җыю һәм эретеп ябыштыру тәртибен белсәң, эш катлаулы түгел, барысы да конвейердагы кебек тиз бара, — дип сөйләде 2нче курс студенты Әмин Городсков. — Бу мичләрнең өстенә таба куеп, ашарга пешерергә дә була. Яхшы җылыталар, бик уңайлы. Егетләребез өчен шундый мичләр ясаганда аерым хисләр кичерәсең. Мин аларны горурланып ясыйм: сугышчыларыбыз окопларда туңмасын, без җиңүгә ирешик!
Чираттагы мичләр партиясе махсус хәрби операция зонасына юл тотты. Киләчәктә белгеч булачак студентлар кулы белән ясалган бу мичләр хәрбиләр өчен туган якның кайгыртуын һәм ярдәмен күрсәтүче символ булачак, авыр минутларда җылынырга һәм өйләрен искә төшерергә ярдәм итәчәк.

Буржуйкаларны 2022 елдан ясыйлар
— Егетләребез өчен мондый мичләрне 2022 елда, МХО башланып, кышкы салкыннар килү белән ясый башладык, — дип сөйли производствода укыту мастеры Эльдар Гарашов. — Башта 50 данә ясадык — бу иң зур партия булды. Аннан соң һәр сезонда 15-30 данә җибәреп бардык. Студентлар өчен — тәҗрибә, ә махсус операция урынындагы егетләребез өчен — монда аларны онытмаулары, ярдәм итәргә әзер торуыбыз билгесе. Без боларның барысын да алар өчен, Җиңү өчен эшлибез.
Бүгенге көнгә Алабуга политехника көллияте 250дән артык буржуйка мичен ясап җибәргән. Әйтергә кирәк, бу көллиятнең бердәнбер башлангычы түгел. Студентлар һәм укытучылар, игелек эстафетасын дәвам итеп, даими рәвештә МХО зонасына гуманитар ярдәм, махсус җиһазлар һәм азык-төлек җибәреп тора.
Нет комментариев