«СОЛЛЕРС Алабуга» шәһәргә ике автомобиль бүләк итте
КӨН ТЕМАСЫ

«СОЛЛЕРС Алабуга» шәһәргә ике автомобиль бүләк итте

Автомобильләр катлаулы шартларда файдалануга исәпләнгән һәм район предприятиесенә ярдәм итүнең бер өлеше булачак.

«СОЛЛЕРС Алабуга» шәһәргә ике автомобиль бүләк итте

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев район эшчәнлегенә катлаулы шартларда ярдәм күрсәткән һәм зур өлеш керткән предприятие җитәкчелегенә һәм коллективына рәхмәт белдерде. Ул шулай ук югары нәтиҗәләргә шәһәр, төбәк һәм ил файдасына бергәләп эшләгәндә генә ирешеп булуын билгеләп үтте.

 

«СОЛЛЕРС Алабуга» шәһәргә ике автомобиль бүләк итте

«СОЛЛЕРС Алабуга» ҖЧҖ генераль директоры Александр Спирин предприятие районга 20 ел дәвамында ярдәм күрсәтеп килүен ассызыклады:

— Без моны үз бурычыбыз дип саныйбыз, бигрәк тә бүгенге шартларда. Бу ике автомобиль — УАЗ «Патриот» һәм УАЗ «Пикап» — безнең ярдәмнең бер өлеше. Алар катлаулы шартларда файдалану өчен булдырылган. Тулы приводлы, юлсыз урыннарда да йөрү мөмкинлеге югары, ныклык һәм йөреш ресурсы арттырылган, дифференциалны блоклау системасы бар. Автомобильләр инде сыналган, ә аларны файдалануга бәйле чыгымнар һәм өстәмә җиһазлар белән тәэмин итү шәһәр һәм завод карамагында булачак.


Нет комментариев