Рафаэль Сибгатов: «Мин бәхетле кеше»
КӨН ТЕМАСЫ

Рафаэль Сибгатов: «Мин бәхетле кеше»

Рафаэль Сибгатов берничә музыка коралында уйный, КВН, хоккей һәм парашют белән сикерү белән мавыга, ә үзенең гаиләсе дип мәктәп сыйныфын атый. «Адымнар — Алабуга» полилингваль комплексының яшь педагогы мәктәпне сайлау сәбәпләре һәм, аның фикеренчә, чын укытучы нинди булырга тиешлеге турында сөйләде.

Рафаэль Сибгатов мәктәп, балалар һәм үзенең һөнәре турында

Кино турындагы хыялдан — музыкага һәм мәктәпкә

Бала чагында Рафаэль Сибгатов киноактёр булырга, ә бераз соңрак президент булырга хыяллана. Әмма аның һөнәри юлы музыка белән бәйләнә, ә якын-тирәсен ул хәзер балалардан башка күз алдына да китерми. Бүген ул «Адымнар — Алабуга» полилингваль комплексының педагог-оештыручысы, музыка укытучысы һәм 5 Г сыйныфы җитәкчесе.

Мәктәптә Рафаэль Илгизович дүртенче ел гына эшли: ике ел Түбән Камада укытса, икенче уку елын инде Алабугада хезмәт куя. Ә остазлык белән 2015 елдан, балалар лагерьларында әйдаман булып эшли башлаганнан бирле шөгыльләнә. Мәгариф өлкәсендә озак калачагына шикләнми.

Рафаэль Сибгатов мәктәп, балалар һәм үзенең һөнәре турында

«Генетиканың да роле бардыр...»

— Рафаэль Илгизович, педагогикага ничек килдегез?

— Әнием Сибгатова Венера Даниф кызы кырык елдан артык Түбән Кама педагогика көллияте студентларына музыка өйрәтә. Минем бөтен балачагым шушы мохиттә узды. Әниемнең ничек эшләгәнен күреп, төрле уен кораллары тавышын ишетеп үстем. Җиде ел музыка мәктәбендә саксофон классында укыдым, аннары туган шәһәремдәге көллияттә белем алдым. Шуңа күрә монда генетиканың да роле бардыр.

«Сыйныфым — минем гаиләм»

— Сез сыйныф җитәкчесе. Сыйныф «әтисе» булу авыр түгелме?

— Әйтик, күңелле дә, җаваплы да! Миңа бу өлкәдә эшләү ошый. Дусларыма, танышларыма да һәрвакыт яраткан эшем булуын, ә сыйныфым — минем гаиләм дип сөйлим. Мин бәхетле кеше, чөнки үземә ошаган эш белән шөгыльләнәм.

— Балаларны ничек кызыксындырырга җыенасыз? Барысы да төрле, ә уку планы бер.

— Музыка — план буенча мәҗбүри укытыла торган фән генә түгел. Ул, иң беренче чиратта, иҗат. Шуңа күрә без балалар белән җырлар иҗат итәбез, клиплар төшерәбез, «Угадай мелодию» уенын уйныйбыз. Балаларның вокал мөмкинлекләрен өйрәнәм, хорда катнашырга әзерлим. Минемчә, иҗатның бер өлеше теләсә кайсы фәнне, хәтта иң төгәлен дә, баетыр иде.

Музыка укытучысы Рафаэль Сибгатов — күпкырлы кеше. Ул профессиональ рәвештә саксофонда уйный, гитара, фортепиано, баян һәм курайда уйный белә. КВН, хоккей, парашют белән сикерү белән кызыксына, походларны һәм актив ялны ярата. Аның һөнәри казанышлары арасында Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары бар. 2022 елда ул «Воспитать человека» республика бәйгесендә иң яхшы педагог-оештыручы буларак призёрлар өчлегенә кергән.

Рафаэль Сибгатов мәктәп, балалар һәм үзенең һөнәре турында

Иҗат өчен киңлек буларак — музыка

— Сезнеңчә, чын укытучы нинди булырга тиеш?

— Чын укытучы — дәрес темасын аңлатучы кеше генә түгел. Укытучы, бигрәк тә сыйныф җитәкчесе, дус, иптәш, остаз һәм ярдәмче булырга тиеш. Мин шуңа омтылам. Баланың шәхес булып формалашуына гаиләсе һәм әйләнә-тирәсе зур йогынты ясый. Әмма бу чылбырда сыйныф җитәкчесенең дә роле бик зур. Ул үрнәк булырга, фәнгә яки яңа эшкә кызыксыну уята белергә тиеш.

— Укучыларны ничек тәрбиялисез?

— Мактарга сәбәп булса, моны зур шатлык белән эшлим. Балаларны һәрвакыт ниндидер сюрприз яки бүләк көтә. Ә инде җәза бирергә кирәк икән, андый хәлләрне игътибарсыз калдырмыйм. Ләкин ачуланмыйм. Кырыс укытучы образында буласым килми. Үземнең ысулларым бар. Мәсәлән, тәртип бозган укучылар дәрестән соң диктант яза. Ышаныгыз, мондый «җәза» га беркем дә шатланмый.

Укытучылар — илһам чыганагы

— Сезне рухландырган укытучылар булдымы?

— Әлбәттә. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Оксана Александровна Макаршина турында һәрвакыт җылылык белән искә алам. Мине иҗатка ул рухландырды. Саксофон укытучым Рамил Зангирович Чутаев тормышымда аерым урын алып тора. Ул миңа музыкада гына түгел, тормыштагы төрле хәлләрне аңларга ярдәм итте. Әлбәттә, әнием — зур тәҗрибәле педагог. Аның хезмәте һәрвакыт сокландыра.

Аның бер киңәшен гомерлеккә истә калдырдым: «Улым, үзеңә карата нинди мөнәсәбәт булуын теләсәң, балаларга да шундый мөнәсәбәт күрсәт».

— Сыйныф җитәкчесе үзен хөрмәт итсеннәр өчен нинди булырга тиеш?

— Ул ярдәм итәргә тиеш, шул ук вакытта дистанцияне дә сакларга кирәк. Укучы үзен яклаучы һәм ярдәм итүчесе барын белергә, иң мөһиме — өлкән иптәше буларак сиңа ышанырга тиеш. Ләкин шул ук вакытта «панибратство» булмасын. Шул чакта сыйныф та бердәм һәм көчле булачак.

— Сезнең өчен укытучы булу — ул…

— ... Кеше тәрбияләү мөмкинлеге. Аның зур тормышка нинди кеше булып чыгуы укытучыга да бәйле. Укучымның әхлакый сыйфатлары формалашуга үз өлешемне кертәсем килә. Киңәшләр һәм үгетләр белән түгел, ә үз үрнәгең белән.

— Әңгәмә өчен рәхмәт! Һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән котлыйбыз һәм илһамыгызны югалтмавыгызны телибез!


Нет комментариев