Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
КӨН ТЕМАСЫ

Өч ай эчендә 49 миллион сум: алабугалылар мошенникларны «финанслауны» дәвам итә

Быелның беренче кварталында Алабуга районында кәрәзле элемтә һәм Интернет кулланып башкарылган 44 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Узган ел шушы чорда 75 очрак булган. Саннарда кимү күзәтелсә дә, шатланырга иртәрәк. Зыян суммасы буенча картина киресенчә. Бу елның өч аенда мошенниклык гамәлләреннән югалтулар 49 миллион сумнан артып киткән. Чагыштыру өчен: узган ел − 39,5 миллион сум. Бу безнең район буенча гына.

«Күпме генә әйтсәң дә, бердәнбер үзгәрә торган әйбер − ул халыкның мошенниклар «эшенә» керткән суммасы. Безнең гражданнарның җинаятьчеләргә берьюлы 10 миллион сумнан артык акча күчергән очраклары теркәлә. Атна саен аферистларга «ярдәм итүче» иганәче табыла. Тик яхшы эшләргә булуы гына икеле», — дип билгеләп үтте район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр планеркасында.

Иң популяр схема

Мошенниклар кәрәзле элемтә операторлары, дәүләт учреждениеләре, хезмәт күрсәтүче оешмалар, почта, китерү хезмәтләре (доставка), медицина учреждениеләре белгечләре кыяфәтендә шалтырата. Уйлап чыгарылган сылтау белән хәбәрдәге кодны әйтүне сорыйлар. Аннары аккаунтка хокуксыз керү башкарылган, аны тыю өчен башка номер буенча шалтыратырга кирәк, дип хәбәр итәләр. Корбан шалтырата — һәм яңадан аферистларга эләгә.

Алга таба — куркынычрак. Мошенниклар әйтүенчә, имеш, зыян күрүчегә ышанычнамә рәсмиләштерелгән һәм аның ярдәмендә җинаятьчеләр аның исеменнән ВСУга ярдәм итүгә акча күчерә. Һәм хәзер, янәсе, гражданинны җинаять җаваплылыгына җәлеп итәчәкләр.

Алдакчы ятьмәсенә кем ешрак эләгә

Анализ буенча, мошенниклар алдавына эләгүчеләр:

— уртача керемле һәм урта белемле, даими эше булган хатын-кызлар;

— МИЗ территориясендә белем алучы студентлар (мондый очраклар ешайды);

— 25 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге кешеләр (төп масса).

Дропперлык

Җинаятьләрнең күбесе дропперлар ярдәмендә башкарыла. Дропперлар (терминның кыскартылган варианты — дроплар) — җинаятьчел юл белән алган акчаларны «чиста» акчага әйләндерергә булышучы кешеләр. Аларны социаль челтәрләр, телеграм-каналлар, танышлар аша яллыйлар.

Төп «бурычлар» арасында: банкоматлар аша акчаларны кәгазь акчага әйләндерү, башка карталарга һәм счетларга күчерү, акча кертү һәм аннан соңгы күчерүләр, акчаларны крипто алмаштыргычларда алмаштыру. Дропперлар суммадан процент яки фиксацияләнгән ставка ала.

Кагыйдә буларак, бу элек хөкем ителгән затлар яки амораль тормыш рәвеше алып баручылар. Телеграм-каналлар аша балигъ булмаганнарны да җәлеп итәләр − безнең районда андый хәлнең булганы юк, әмма ил буенча статистика бар инде.

Нишләргә?

Эчке эшләр бүлеге тарафыннан профилактик чаралар үткәрелә. Әмма бер полиция көче белән генә проблеманы хәл итеп булмый. Бергәләп эш итәргә кирәк.

Уяу булыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны алдарга ирек бирмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев