1 октябрьдән Алабуга районында гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Ул Татарстанның 41 районында кертелгән.
Тиешле боерыкка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Гадәттән тыш хәл режимы идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең территориаль ярдәмче системасы көчләре өчен кертелде. Территорияләр исемлегенә Алабуга районы да кергән.
Муниципаль районнар башлыкларына Гадәттән тыш хәл режимы кертелү турында халыкка мәгълүмат җиткерергә, эшче төркемнәр һәм комиссияләр составын билгеләргә, шулай ук биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар эшләргә тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, якын көннәрдә республикада суыту дәвам итәчәк. Дүшәмбегә каршы төндә температура −5 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Нет комментариев