Машина кую урынының беренче сәгате бушлай булачак, аннары бәясе сәгатенә 100 сум тәшкил итә. Якын арада шәһәрнең тагын ике урынында яңа парковка мәйданчыклары эшли башлаячак.
.jpg)
Парковка бүгеннән эшли
Бүген Алабуганың Нефтьчеләр проспектында, аның Пролетарская урамы белән кисешкән урыныннан ерак түгел, түләүле парковка эшли башлады. Ул якынча 70 машинага исәпләнгән. Парковка тирәсе койма белән әйләндереп алыначак, ә территория даими рәвештә махсус техника ярдәмендә җыештырылачак.
Якын арада 37 нче кибет янында һәм Говоров белән Нефтьчеләр урамнары чатында да түләүле парковкалар эшли башлый. Беренчесе якынча 70, икенчесе 80 автомобиль сыйдыра.
Бу — юл хәрәкәтен оештыруның яңа системасын кертүнең беренче этабы. Ул тәртипсез парковкаларны җайга салырга һәм Алабугада яшәүчеләргә дә, шәһәр кунакларына да уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Парковканың беренче сәгате бушлай булачак
«Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» («Купеческий городок») МАУ директоры Владислав Пыченков сөйләгәнчә, парковкаларда түләүнең уңайлы системасы кертелгән. Беренче сәгать — бушлай, аннан соң түләү сәгатенә 100 сум тәшкил итә, ә 10 сәгатьтән артык вакыт өчен бер сәгать өчен 50 сум алына.
Түләү тәртибе гади һәм аңлаешлы. Парковкага кергәндә машина йөртүчегә штрих-кодлы чек бирелә. Паркоматлар автомобильнең күпме вакыт торуын автомат рәвештә терки. Чыгып киткәндә чектагы штрих-кодны паркоматка якынайту җитә — система түләү күләмен үзе исәпли. Мондый тариф системасы шәһәр халкына ашыкмыйча кибетләргә кереп, кирәкле әйберләрен сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.
Вандаллык очракларын булдырмау өчен һәр парковка видеокамералар белән җиһазландырылган. Алар паркоматларны һәм шлагбаумнарны бозудан саклаячак. Кагыйдәләр бозылган очракта тиешле чаралар күреләчәк.
Владислав Пыченков аңлатканча, элек бу урыннарда автомобиль хуҗалары машиналарын тәртипсез рәвештә калдыра, ә таксистлар озак вакыт заказ көтеп тора һәм шуның белән шәһәр халкына уңайсызлык тудыра иде. Хәзер хәл үзгәрәчәк — парковка урыннары аларга чыннан да мохтаҗ булган кешеләр өчен ачык булачак.
Нет комментариев