Алабугада киселгән, куркыныч тудырган иске агачлар урынына яңаларын утырту дәвам итә.

Нефтьчеләр проспектында Төзүчеләр урамы белән кисешкән урыннан алып Тынычлык проспекты белән кисешкән чатка кадәр вак яфраклы 21 юкә утыртылды. Боз сарае янында исә 15 чыршы үсеп килә. Казан, Төзүчеләр, Мәскәү, Тугаров һәм башка урамнар да яңарды. Яңа агачлар мәгариф учреждениеләре янында һәм җәмәгать урыннарында да утыртыла.

Быел шәһәрдә компенсация рәвешендә утыртылган агачлар арасында вак яфраклы юкәләр, кызыл һәм очлы яфраклы өрәңгеләр, чәнечкеле чыршылар, тау наратлары, каштаннар, кизильник, туя, артыш, җимеш агачлары һәм башка төрләр булачак. Еллар узар, бүгенге яшь үсентеләр күләгәле аллеяларга әверелер. Анда балалары белән гаиләләр йөрер, ветераннар ял итәр, яшьләр очрашыр.
Нет комментариев