Алабугалыларны гриппка каршы прививка ясатырга чакыралар
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугалыларны гриппка каршы прививка ясатырга чакыралар

Көз җитү белән салкын тию һәм грипп сезоны башлана.

Алабугалылар гриппка каршы прививка ясата

Алабуга үзәк район хастаханәсе табиблары шәһәр халкын грипп һәм аның өзлегүләрен кисәтү турында алдан кайгыртырга һәм вакцина ясатырга чакыра. Моның өчен хәзер иң уңайлы вакыт — прививканы сентябрь яки октябрьдә, авырулар саны арта башлаганчы кимендә бер ай алдан ясатырга киңәш ителә.

Узган шимбәдә Ленин мәйданында үткән «Пир в мир» фестивалендә теләгән һәркем район хастаханәсе медицина хезмәткәрләреннән киңәшләр алып, прививка ясата алды.

— Грипптан соң төрле өзлегүләр булырга мөмкин. Авыру җиңел генә узган очракта да, аннан соң сәламәтлеккә зыян килмәс дигән сүз түгел. Шуңа күрә хәзер, мөмкинлек бар чакта, вакцина ясату бик мөһим, — дип билгеләп үтте Алабуга үзәк район хастаханәсе фельдшеры Юлия Исаева.

Районда гриппка каршы «Флю-М», «Совигрипп» һәм «Ультрикс Квадри» вакциналары белән прививка ясыйлар. Шулай ук пневмониягә каршы вакцинация дә үткәрелә. Медицина хезмәткәрләре аеруча өлкән яшьтәгеләргә, хроник авырулары булган пациентларга, балаларга, медицина хезмәткәрләренә, студентларга һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә игътибар итә.

Грипп куркыныч

Хроник авырулары булган кешеләр өчен грипп аеруча куркыныч. Инфекция төп авыруның көчәюенә һәм төрле өзлегүләргә китерергә мөмкин. Бу, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системасы авырулары, шикәр диабеты һәм башка хроник чирләре булган кешеләргә кагыла.

— Вакцинация — халыкны авыр чирләрдән һәм үлем очракларыннан саклау ысулларының берсе, — дип ассызыклады Алабуга үзәк район хастаханәсенең оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Гөлнора Юнысова шәһәр киңәшмәсендә.

Аның сүзләренчә, 2026 елда 32 860 өлкән кешегә вакцина ясау планлаштырыла. Алты айдан өч яшькә кадәрге балаларга вакцинация бер ай дәвамында ике тапкыр үткәрелә.

Алабуга үзәк район хастаханәсенә гриппка каршы вакциналар инде кайтарылган. Прививка алдыннан белгечләр медицина ягыннан каршы күрсәтмәләрне, шул исәптән препарат составындагы компонентларга көчле аллергия булу-булмавын исәпкә ала. Каршы күрсәтмәләр булмаган очракта, табиблар вакцинацияне кичектермәскә киңәш итә.

Алабугалылар вакцинациядә актив катнаша

Күчмә прививка кампанияләре тәҗрибәсе күрсәткәнчә, шәһәр халкы сезонлы инфекцияләрдән саклану мөмкинлегеннән актив файдалана. Мәсәлән, 18, 19 һәм 20 сентябрьдәге сайлаулар вакытында дүрт объектта 1236 кеше прививка ясаткан.

Алабугалылар гриппка каршы прививка ясата

Алабуга халкы арасында ел саен вакцина ясатуны гадәткә керткән кешеләр дә бар. Сергей һәм Ольга Кучеренко кирәкле прививкаларны даими ясатырга һәм сәламәтлекләрен кайгыртырга тырышуларын сөйләде. — Прививканы ел саен ясатабыз. Организм елдан-ел көчсезләнә, аны саклап торырга кирәк, — дип уртаклашты ир белән хатын.

«Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» учреждениесе директоры Владислав Пыченков та ел саен вакцинация үтә.— Алда көз һәм кыш. Авырыйсы килми. Шуңа күрә сәламәтлек турында алдан кайгыртып, прививка ясату яхшырак. Мин ел саен вакцина ясатам һәм, гадәттә, авырмыйм, — ди ул.

Алабугалылар гриппка каршы прививка ясата

16 сентябрьдә Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Александр Попов та гриппка каршы беренчеләрдән булып прививка ясатты. Шимбә көнне баш табиб «Пир в мир» фестивалендә махсус кунак буларак чыгыш ясады. Анда ул шәһәр халкын вакцинацияне вакытында үтәргә чакырды һәм медицина хезмәткәрләренең бу эштә ярдәм күрсәтергә әзер булуын билгеләп үтте.

Вакцинация үтү урыннары

Алабуга

  • Поликлиника, Пролетар урамы, 36а
  • Балалар поликлиникасы, Нефтьчеләр проспекты, 57
  • Балалар поликлиникасы филиалы, Мәрҗани урамы, 28
  • Поликлиниканың 1 нче филиалы, Нечаев урамы, 16а
  • Модульле табиб амбулаториясе, Городищенская урамы, 3
  • 1 нче табиб амбулаториясе, М. Горький урамы, 105а
  • 2 нче табиб амбулаториясе, Г. Тукай урамы, 8а

Алабуга районы

  • Морт участогы хастаханәсе, Морт авылы, Яшьләр урамы-2, 18
  • Костенеево табиб амбулаториясе, Костенеево авылы, Новый поселок ур, 9
  • Танайкада табиб амбулаториясе, Танайка авылы, Ермазов урамы, 3.

Нет комментариев