Шәһәр киңәшмәсендә «ОЭЗ ППТ «Алабуга» һәм Инженер-технологик лицей арасында килешүгә кул куелды.
Документка «Алабуга» махсус икътисади зонасының мәгариф кластерын административ тәэмин итү хезмәте җитәкчесе Эльвира Фомина һәм лицей директоры Наталья Ионова кул куйды.
8нче сыйныф укучылары берничә юнәлеш буенча белем алачак: «Мехатроника һәм робототехника нигезләре», «Сәнәгать автоматикасы», «Беренче ярдәм күрсәтү», «Юридик грамоталылык һәм документлар белән эшләү нигезләре». 9нчы сыйныф укучылары өчен конкрет эшче һөнәрләре буенча һөнәри әзерлек каралган. Алар «Өч үлчәмле печать операторы», «Пилотсыз авиация системалары операторы», «Авыруларны карау буенча кече медицина шәфкать туташы» һөнәрләрен үзләштерә алачак.
Уку нәтиҗәләре буенча 8нче сыйныф укучылары курс тәмамлау турында сертификат, ә 9нчы сыйныф укучылары эшче һөнәре турында таныклык алачак.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев Эльвира Фоминага проектны хуплавы өчен рәхмәт белдерде һәм бүген предприятиеләрнең әзерлекле хезмәт ресурсларына кызыксынуы арта баруын билгеләп үтте. Һөнәри юнәлеш бирү эше чынлыкта балалар бакчасыннан ук башлана, ә мәктәп еллары баланың булачак һөнәре белән танышуында мөһим этап булып тора. Район башлыгы сүзләренчә, бу юнәлешне үстерергә кирәк. Районда заманча җитештерү предприятиеләре күп, аларга квалификацияле белгечләр кирәк.
Бүген үк 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, элеккеге белән чагыштырганда, күбрәк укучы көллияттә белем алуны сайлый һәм соңыннан «Алабуга» МИЗ предприятиеләренә эшкә килә. Бу юнәлештә «СОЛЛЕРС Алабуга», «Август Алабуга», «Татнефть» белән берлектә системалы эш алып барыла. Кадрлар әзерләүгә «ЕлАЗ» да зур игътибар бирә.
Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, һөнәри күнекмәләр мәктәптә уку чорында ук формалашырга тиеш. Предприятиеләр исә бу эштә дәүләти-шәхси партнерлык кысаларында катнаша ала. Мондый алымның иң күренекле мисалларының берсе — «Алабуга» махсус икътисади зонасының «Алабуга Политех» мәгариф үзәге. Биредә яшьләр 16 яшьтән үк укуны эш белән бергә алып бара, теоретик белем генә түгел, практик тәҗрибә дә ала. Мондый модель укучылардан зур тырышлык таләп итә, әмма алган белем һәм күнекмәләр киләчәктә һөнәри үсеш өчен мөһим нигезгә әверелә.
«Алабуга Политех» тәҗрибәсе Екатеринбургта узган Халыкара яшьләр фестивалендә дә югары бәя алды. Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин мәгариф моделен федераль дәрәҗәдә киңәйтү планнары турында белдерде.
Нет комментариев