Алабугада Төньяк боҗрадан М-7 трассасына кадәр юлны киңәйтәләр
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада Төньяк боҗрадан М-7 трассасына кадәр юлны киңәйтәләр

Реконструкция эшләре якынча 2,4 километр озынлыктагы участокны колачлый. Эшләрне 2027 елның икенче яртысында тәмамлау планлаштырыла.

Алабугада Төньяк боҗрадан М-7 трассасына кадәр юлны киңәйтәләр

Алабугада Төньяк боҗрадан (Северное кольцо) «Алабуга» махсус икътисади зонасы юнәлешендә М-7 федераль трассасына кадәр юлны киңәйтү эшләре дәвам итә.

Реконструкцияләнә торган участокның озынлыгы якынча 2,4 километр тәшкил итә. Проект юлның йөрү өлешен киңәйтүне күздә тота.

Алабугада Төньяк боҗрадан М-7 трассасына кадәр юлны киңәйтәләр

Төзелеш-монтаж эшләрен 2027 елның икенче яртысында тәмамларга планлаштыралар. Моңа кадәр барлык эшләрне башкарырга кирәк: территорияне әзерләү, юл нигезен салу, юл өслегенең барлык катламнарын җәю, шулай ук юлга тоташу урыннарын һәм киселешләрне төзекләндерү.

Реконструкция «Алабуга» махсус икътисади зонасы акчалары хисабына финанслана.


Нет комментариев