Бу көннән башлап Камада су коенырга киңәш ителми, шул ук вакытта пляж территориясе йөрү өчен уңайлы булып кала.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең MAX-каналында хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән Алабугада су коену сезоны рәсми рәвештә ябылды. Сәбәбе — Камадагы һава һәм су температурасының түбәнәюе. Район башлыгы сүзләренчә, су — коену өчен санитария нормаларына туры килми.
Шул ук вакытта шәһәр пляжы су буенда ял итү урыны буларак эшләвен дәвам итәчәк. Рөстәм Нуриев шулай ук Алабуга халкын һәм кунакларын сезон арасында пляж территориясенә сак карарга өндәде.
Нет комментариев