Өлкәннәр ункөнлегенең икенче көнендә Алабугада мәдәни һәм спорт программасы дәвам итәчәк. Халыкны ГТО нормативларын тапшыруга, әдәби очрашуларга, концерт һәм музыкаль-шигъри кичәгә чакыралар.
2 октябрьдә 10:00 сәгатьтә җиңел атлетика манежында ГТО нормативларын тапшыру башлана. 10:30 сәгатьтә Алабуга институтында Павел Крючков (Мәскәү) «Высокое горение. Марина Цветаева в звучащей литературе» темасына ачык лекциясе узачак.
11:30 да Көмеш гасыр китапханәсендә шагыйрьләр Николай Алешков, Александр Воронин һәм Ольга Кузьмичева-Дробышевская белән иҗади очрашулар булачак. 14:30 да Алабуга институтында Галина Данильева һәм Евгений Эрастов катнашында «Алабугада шигъри сәгать» узачак.
15:00 сәгатьтә шәһәр Мәдәният сараенда «По волнам нашей памяти» тантаналы чарасы башлана.
Көн программасын 17:00 сәгатьтә Санкт-Петербургтан Ирина Коро башкаруында «Моя божественная Лира с твоей гитарою — сестра...» музыка-шигърият кичәсе узачак. Ул Гассар урамы, 2 адресы буенча урнашкан АДМЯ конференц-залында узачак.
Нет комментариев