Алабуга үзәк район хастаханәсендә акция башланды: тикшеренү узган пациентларга тирәнәйтелгән профилактик консультация һәм биш бүләкнең берсен сайлап алу мөмкинлеге тәкъдим ителә.

Түбәндәге призларны сайларга була
- массаж — тернәкләндерү буенча белгечтә 3 сеанстан торган курс;
- табиб белән онлайн киңәшмә (БСМП / РКБ белгече) — Казанга бармыйча гына табибның профессиональ бәяләмәсен алу;
- киңәйтелгән биохимик кан анализы — бавыр, бөер һәм матдәләр алмашуы эшен тәфсилле күрсәтә;
- табиб-уролог консультациясе;
- табиб-онколог консультациясе.
Диспансеризация узуны кичектермәгез
Күпләр үзләрен начар хис итә башлаганчы табибка баруны кичектерә. Имеш, кеше үзен яхшы хис итсә, сәламәтлегендә дә бернинди проблема юк. Әмма кайбер авырулар башлангыч чорда симптомнарсыз да булырга мөмкин. Ә инде кеше зарлана башлаганда, нәтиҗәле дәвалау өчен вакыт узган булырга мөмкин.
— Диспансерлаштыру — формальлек өчен генә үткәрелә торган чара түгел, ул бушлай уздырыла торган комплекслы тикшеренү. Аның төп максаты — авыруларның куркыныч факторларын билгеләү һәм сәламәтлеккә төзәтеп булмаслык зыян китергәнче үк җитди чирләрне ачыклау, — дип билгеләп үтә Алабуга үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире вазифаларын башкаручы Карина Горева.
Дәүләт программасы кысаларында үткәрелә торган профилактик тикшерүләрдә онкологик авыруларга һәм кан әйләнеше системасы чирләренә аерым игътибар бирелә. Чөнки нәкъ менә шушы авырулар — инвалидлыкка һәм вакытыннан алда үлемгә китерүче төп сәбәпләр. Диспансерлаштыруның беренче этабында артериаль кан басымын үлчәү, кандагы глюкоза һәм холестерин күләмен билгеләү, шулай ук ЭКГ үткәрү каралган. Бу тикшерүләр терапевтка куркыныч дәрәҗәсен бәяләргә, кирәк булса, вакытында дәвалау билгеләргә яки пациентны өстәмә тирәнтен тикшерүгә җибәрергә мөмкинлек бирә.
2026 елдан Россиядә диспансерлаштыру программасына мөһим яңалык кертелде. Элек кан анализы вакытында «гомуми холестерин» гына билгеләнсә, хәзер киңәйтелгән тикшерүгә липопротеин (а) күрсәткече дә өстәлде. Аның күләме тормыш рәвешенә генә түгел, ә генетикага да бәйле. Бу күрсәткечнең югары булуы атеросклероз, ә нәтиҗәдә инфаркт һәм инсульт куркынычын арттыра.
Диспансерлаштыруның ешлыгы яшькә бәйле. 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләргә тикшерүне өч елга бер тапкыр узарга киңәш ителә. 40 яшьтән соң ел саен тикшерелергә кирәк, чөнки бу яшьтә төрле авырулар барлыкка килү куркынычы сизелерлек арта.
Мөһим: акция ноябрь ахырына кадәр дәвам итә. Анда катнашу өчен участок терапевтына яки Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.
Нет комментариев