Быел Алабуга үзәк район хастаханәсе 40тан артык яшь белгеч һәм 100дән артык урта медицина хезмәткәрен җәлеп итте. Эшкә урнашкан табиблар өчен шәһәр һәм җирле медицина тарихы белән танышу буенча махсус программа оештырылды.

Яшь белгеч өчен яңа эш урынына ияләшү генә түгел, ә шәһәрне белү, коллективта үз урыныңны табу да мөһим. Алабугада медицинага килгән яшь табиблар өчен оештырылган очрашу нәкъ шушы максатны күздә тотты: алар шәһәрнең бай медицина мирасы белән таныштылар, аның бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштылар, район җитәкчелеге белән очраштылар.
Алабуга медицинасы тарихы белән танышу
Сәфәр В. М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музееннан башланды. Яшь табиблар XIX-XX гасырларда медицина хезмәткәрләре кулланган җиһазларны күрделәр, элекке өяз табибларының хезмәте белән таныштылар. Экспозиция аларга ул чордагы медицина эшенең никадәр катлаулы булуын күзалларга мөмкинлек бирде.
— Без хастаханә һәм медицина көллияте белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Ел саен беренче курс студентлары өчен һөнәргә багышлау чарасы үткәрәбез. Алар бездә оештырылган лекцияләрдә катнашалар, медицина ветераннары белән очрашалар, — дип сөйләде музей директоры Наталья Крапоткина. — Быел Үзәк район хастаханәсе күп кенә яңа белгечләр кабул итте. Аларның барысы да музейда булып өлгермәгән, шуңа күрә яшь табиблар өчен махсус экскурсия әзерләдек. Ә киләсе елда Алабуга медицинасына 200 ел тула. Безне зур бәйрәм көтә. Яшь белгечләрнең дә бу бай тарихның бер өлеше булуларын телибез.

Алабугада яшь медицина белгечләренә ничек ярдәм итәләр
Үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге кадрларны җәлеп итү һәм аларны бер коллективка туплау юнәлешендә дә эш алып бара.
— Безнең төп бурыч — хастаханәнең кадрлар составын үстерү һәм ныгыту. Чөнки медицина ярдәменең мөмкинлекләре дә, сыйфаты да коллективның составына һәм әзерлек дәрәҗәсенә бәйле, — дип билгеләп үтте Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Александр Попов. — Быел хастаханәбезгә 40тан артык яшь белгеч һәм 100дән артык урта медицина хезмәткәре килде. Бүгенге очрашу аларга баш табиб, хастаханә һәм район җитәкчелеге белән аралашу мөмкинлеге бирә. Минем өчен яшь хезмәткәрләрнең тормышы белән якыннанрак танышу, фикерләрен һәм теләкләрен ишетү, кирәк булганда ярдәм итү мөһим.

Башкортостанда туып-үскән, КФУны тәмамлаган һәм бүген участок терапевты булып эшләүче Сабина Абдрашитова сүзләренә караганда, яшь белгечләргә җитәкчелек һәрдаим ярдәм итә.
Музей белән танышканнан соң, яшь табиблар яңартылган Казан урамы буйлап йөрделәр. Бу аларга шәһәрнең тарихи мохитен тоярга, Алабуга белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде.

Көннең төп вакыйгасы район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашу булды. Ул яшь белгечләргә районда медицина өлкәсенең үсеше, алдагы планнар һәм перспективалар турында сөйләде, аларның сорауларына җавап бирде. Табиблар үзләрен борчыган мәсьәләләрне турыдан-туры җитәкчелеккә җиткерә алды.
Нет комментариев