Шәһәрнең Мәдәният сараенда икенче ел рәттән Татарстан Республикасы чемпионы исемен яулаган «Алабуга» футбол командасын хөрмәтләү тантанасы булды.
Команданың җиңүе шәһәр өчен зур вакыйгага әверелде. Бу уңыш артында футболчыларның осталыгы, тренерлар штабының тырышлыгы һәм партнерларның ярдәме тора. Югары нәтиҗәләргә ирешүдә Владимир Барышев җитәкчелегендәге тренерлар составының өлеше аеруча зур. «Минем өчен бу — «Алабуга» командасы белән бишенче сезон. Җитәкчеләребезне аерым билгеләп үтәсем килә: Рөстәм Нуриев та, Владимир Алин да бик амбициоз. Алар безнең алдыбызга югары бурычлар куя, ә без аларны үтәргә тырышабыз. Киләсе елга составны тагын да көчәйтү көтелә. Җанатарларны матур уен белән сөендерүне дәвам итәчәкбез!» — диде тренер.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев спортчыларны котлады һәм аларның районда спортны үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте. «Без бөтен муниципалитет белән сезнең өчен җан атабыз. Шуңа күрә чигенергә һәм икенче урынга төшәргә ярамый. Киләсе елларда да бу дәрәҗәгезне саклагыз!» — дип ассызыклады ул. Тантанада «Август Алабуга» генераль директоры, команданың кураторы Владимир Алин да катнашты: «Кубок яулау, чемпион булу бик авыр. Гадәттә, киләсе сезонда үз исемеңне раслау тагын да катлаулырак. Без сезнең белән республиканың башка районнары өчен үрнәк булдык: футболны күтәрдек, матур уен күрсәттек. Шулай дәвам итәргә язсын».
Кичәдә сезон дәвамында югары нәтиҗәләр күрсәткән футболчыларга бүләкләр дә тапшырылды.
Команда капитаны Валерий Ионин сезонның ничек узуы турында сөйләде: «Команданың төп составы узган елдан сакланып калды, әмма яңа футболчылар да кушылды. Сезон башында авыррак булды, аннары көч җыйдык һәм ахырда үзебезгә тиешле беренче урынга чыктык. Минем өчен иң истәлекле мизгел — Алабугада Бөгелмә командасы белән узган уен. Беренче таймда 0:2 исәбе белән оттырдык, ә икенче таймда уен барышын үзгәртеп, 3:2 исәбе белән җиңдек».
Илья Шабанов та команданың бердәмлегенә басым ясады: «Башта авыр булуга карамастан, без тырыштык һәм көчләребезне туплый алдык. Төрле хисләр кайнады, әлбәттә, барыбыз да борчылдык. Безнең арада уенга битараф караучы егетләр юк. Һәркем командасының җиңәчәгенә ышанды. Шуңа күрә икенче тапкыр чемпион булуыбыз очраклы түгел».
Илья Шабанов җанатарларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Җанатарларга зур рәхмәт! Киләсе сезонда уеннарыбызга тагын да ешрак килсеннәр иде. Аларның ярдәме бик нык сизелә, безгә көч бирә».
Рәттән ике ел чемпион исемен яулау — «Алабуга» командасының осталыгын, бердәмлеген һәм җиңүгә омтылышын күрсәтә. Алда футболчыларны яңа сезон, югары максатлар һәм чираттагы сынаулар көтә.
Нет комментариев