Бөтен дөньяга танылган «Ак Барс» хоккей клубы уенчыларының әлеге визиты спорт елының төп вакыйгасы булды, бу мөһим вакыйга белән хоккей яратучыларны Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов котлады.
«Бездә спортны, шул исәптән хоккейны үстерүгә аерым игътибар бирелә. Алабугада район һәм республика җитәкчелеге, хәйриячеләр ярдәме белән искиткеч инфраструктура булдырылды һәм ул даими рәвештә яңартылып тора. Бу тарихи матч сезнең хәтердә озак еллар сакланачак һәм киләчәктә үз нәтиҗәләрен бирәчәк дип ышанам. Мин бик бәхетле, күңелем шат, барыгызга да зур рәхмәт!» — диде ул.
Әлеге масштаблы спорт бәйрәмен Данис Зарипов һәм Артем Лукоянов, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Олимп» спорт мәктәбе оештырды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхси ярдәмен күрсәтте.
Боз йолдызлары Алабуганың «Алабуга-1000» җыелма командасы белән гала-матч үткәрде. Аның составында шәһәрнең өлкәннәре, спорт мәктәпләре тренерлары һәм яшь спортчылар чыгыш ясады. Уенда кискен моментлар күп булды, командаларның берсе дә бирешергә теләмәде. Әмма дөнья хоккее профессионаллары көчлерәк булып чыкты һәм 6:2 исәбе белән җиңү яулады.
«Спорт йолдызлары — балаларга»
— Мондый проект идеясе миндә күптәннән яши иде. Хоккей ветераннары белән киңәшләшеп, мин Рөстәм Нургалиевичка мөрәҗәгать иттем, — дип сөйләде Данис Зарипов. — Безнең үз тәҗрибәбезне яшь спортчылар белән уртаклашасыбыз килде. Хоккейны яратучы, аның белән шөгыльләнүче яки әле яңа бу юнәлештә үзләрен сынап карарга теләгән балалар профессионаллар белән аралаша, аларның уенын тере килеш күрә, алар белән бергә бозга чыга алсын өчен. Без үзебез дә кайчандыр балачакта шундый очрашулар турында хыяллана идек. Бу безгә алга барырга, спортта яңа үрләр яуларга ярдәм итте.
Без Алабугада булуыбызга һәм монда хоккейны яратучы кешеләрнең күплеген күрүебезгә бик шатбыз. Биредә спорт тормышы һәм яңа чемпионнар туу өчен менә дигән шартлар бар. Барыгызга да зур рәхмәт, уңышлар телибез һәм сезне, егетләр, зур бозда көтәбез!
— Районнарга чыгып йөрүче «Татарстан Республикасы Хоккей легендалары» проекты пәйда булуына без бик шат. Мондый чаралар өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә, хоккейны популярлаштыру өчен дә бик мөһим. Танылган хоккейчылар белән тере аралашу һәм мастер-класслар балаларны бик дәртләндерә, аларны бәхетле итә, бәяләп бетергесез тәҗрибә тупларга ярдәм итә, — дип билгеләп үтте Алабугадагы хоккей мәктәбендә тренировка процессы белән җитәкчелек итүче Артем Лукоянов.
— Мин кайчандыр Әлмәт хоккей командасында тренер булып эшләдем, һәм «Ак Барс» ның күп кенә уенчыларын тәрбияләдем. Хәзер алар югары дәрәҗәдәге профессионаллар, һәм аларга, асылда, юнәлеш бирүче генә кирәк. Өстәвенә, минем белән Геннадий Маслов, Сергей Закамский, Виталий Коробкин һәм башкалар эшли, — дип сөйләде баш тренер Алексей Пучков. — Иң мөһиме — без үзебез өчен түгел, ә Татарстанның төрле районнарындагы балалар өчен уйныйбыз.
Алкалар, футболкалар һәм плакатлар
Җанатарлар арасында алабугалылар гына түгел, күрше шәһәрләрдән килүчеләр дә бар иде. Иң актив җанатарларга автографлы алкалар һәм башка сувенирлар тапшырылды. Истәлекле алкалар ияләре арасында Алабуга Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Алар үзләренең көчле ярдәме белән трибуналарны яндырдылар диярлек.
Танылган хоккейчылар районның яшь спортчылары өчен мастер-класс үткәрделәр. Балалар танылган хоккейчылар белән аралаштылар һәм күнегүләр ясадылар, алардан уен буенча киңәшләр алдылар.
Боз сарае фойесында балалар һәм өлкәннәр өстәл хоккее, «туплы лабиринт» һәм башка интерактив зоналар бар иде. Шунда ук автограф-сессия узды: хоккейчылар җанатарларның плакатларына, шарфларына, футболкаларына һәм спорт символикасы төшерелгән башка әйберләренә кул куйдылар.
— Мин сигез ел хоккей уйныйм, «Ак Барс» ның һәр уенын карап барам. Алар белән аралаша һәм автографлар ала алуыма бик шатмын, — дип сөйләде 10 нчы лицей укучысы «Лесные пчелы» командасы уенчысы Степан Евстафьев.
— Минем олы улым хоккей уйный, уртанчысы да бу спортка китте, — дип уртаклашты Яна Урманова. — Мин бик шат, чөнки хоккей — ул уен гына түгел, ә режим, дисциплина һәм командада аралаша белү. Гала-матчка эләгә алуыбызга бик шатбыз!
— Без абый белән икебез дә хоккейны яратабыз: мин «Серебряные волки» командасында уйныйм, ул — «Лесные пчелы» командасында, — дип сөйләде «Адымнар — Алабуга» Полилингваль белем бирү комплексының 9А сыйныфы укучысы Матвей Никифоров. — Миңа бу спорт төре бик ошый. Мин «Ак Барс» йолдызлары белән уйный алуыма һәм алардан автографлар алуыма бик шатмын! Бу минем өчен бик мөһим: искиткеч тәҗрибә, искиткеч хисләр!
— Бүген бик шәп көн, Хоккей легендалары белән искиткеч очрашу бара. Мин үзем «Серебряные волки» командасында уйныйм, миңа анда бик ошый. Бирегә без бөтен команда белән килдек, — дип уртаклашты 1нче мәктәпнең 9А сыйныфы укучысы Алексей Стулов.


Нет комментариев