ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Әниләр көненә багышланган концертлар үткәреләчәк

Алабугада Әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы әзерләнә. Тантаналы чаралар 26 һәм 27 ноябрьдә узачак.

27 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Шәһәр мдәният сараенда «Һәр кеше язмышында беренче сүз» бәйрәм программасы була.Шәһәр мәдәният сарае

Кунакларны күңелгә үтеп керерлек видеосюжетлар, иҗади бүләкләр һәм бүләкләү тантаналары көтә. Чара кысаларында «Ата-ана даны» медале һәм ана капиталына сертификатлар тапшырылачак, гаилә юбилярлары котланачак. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә аерым игътибар биреләчәк. 

Сәхнәгә «Карамель», «Улыбка», «Орхидея» иҗат коллективлары, «Фиеста» бию театры, «Нотка», «Созвучие», «Новая смена», «Мама мия» вокал коллективлары, солистлар Дарья Муравцева, Самир Әхмәтов һәм башка башкаручылар чыгачак.

Программада «Либертанго», «Әниемнең күзләре», «Минең белән сөйләш, әнием», «Суперәни» һәм башка музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Керү ирекле.

Тагын бер бәйрәм чарасы 26 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә Танайка авылы мәдәният йортында узачак. Биредә Әниләр көненә багышланган «Әнигә мәхәббәт белән» концерты узачак. Концертка керү шулай ук ирекле.


Нет комментариев