ХӘБӘРЛӘР

Республика кунаклары шәһәрдәге яңа проектлар белән танышты

Алабугага эшлекле сәфәр белән Татарстан Рәисе ярдәмчесе вәкаләтле вәкил вазифаларын башкаручы Илнур Ибраһимов һәм Татарстанның Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Ильяс Нуриев килде.

Кунаклар дүрт объектта булдылар. Алар арасында «Стальные технологии» җәмгыятенең җитештерү мәйданчыгы да бар, биредә Алабуга районындагы һәм аннан читтәге оешмалар өчен төзелеш конструкцияләре җитештерелә. Җитәкче Константин Сысоев кунакларга эшчәнлекләре белән таныштырды һәм эшмәкәрләргә күрсәтелгән игътибар өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Аннары делегация Олы Покровская урамындагы 9нчы йортта булды. Элек хуҗасыз торган бу мәдәни мирас объектында Ислам Раджабов «1808» кунакханә-күңел ачу комплексын төзи. Кунаклар шулай ук Нурислам Кадыйровның «Алабуга мунчалары» һәм төзелә торган «Термос» акватерма үзәге белән таныштылар.

Илнур Ибраһимов һәм Ильяс Нуриев объектларның җитәкчеләре, хуҗалары белән аралаштылар. Алар проектларның тормышка ашырылу барышы, эшмәкәрләр алдында торган мәсьәләләр белән кызыксындылар, федераль һәм республика күләмендәге ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.Илнур Ибраһимов һәм Ильяс Нуриев

Республика вәкилләре эшмәкәрләрнең сораулары белән һәрвакыт мөрәҗәгать итә алуларын ассызыкладылар һәм Алабугада тупланган тәҗрибәнең башка районнар өчен дә файдалы булачагын билгеләп үттеләр.


Нет комментариев