Алабуга районы башлыгы җәмәгать урыннарын карап чыкты һәм үзенең социаль челтәрләрендә сурәтләр белән уртаклашты.
Алабугада «Шишкин киңлекләре» сулык-ландшафт паркын төзекләндерү дәвам итә. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев территорияне карап чыкты һәм үзенең социаль челтәрләрендә фотосурәтләр урнаштырды.
Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, җәяүле юлларны төзекләндергәндә иҗтимагый киңлекнең уникаль рельефын саклауга һәм ассызыклауга аерым игътибар бирелә. Юлларның рамнары җирле ландшафт үзенчәлекләрен аерып күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Нет комментариев