Бүген, 20 сентябрьдә, Алабугада һәм Алабуга районында IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда төп тавыш бирү көне уза. Сайлау участоклары 8:00 дә ачылды һәм 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Алабуга районында 62 сайлау участогы эшли: 39ы шәһәрдә һәм 23е авыл җирлекләрендә урнашкан. Исемлекләргә 60 794 сайлаучы кертелгән. Тавыш бирү өч көн дәвамында — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узды.
6 нчы мәктәп участогында Кәбировлар үз тавышларын бирделәр. Гаилә башлыгы, 25 яшьлек Дмитрий әйтүенчә, сайлауларда алар бергә катнашырга тырышалар. «Минем көчле, уңышлы илдә яшисем килә», — диде ул.
Быелгы тавыш бирү гаилә өчен аерым әһәмияткә ия: тиздән ир белән хатын әти-әни булачак. «Тиздән бу дөньяга балабыз туачак. Без аның лаеклы илдә үсүен, яхшы киләчәге һәм белем алу мөмкинлеге булуын телибез», — дип билгеләде Дмитрийның хатыны.
Кәбировлар сөйләвенчә, сайлауларда катнашу алар өчен гаилә традициясенә әверелгән. «Ел саен сайлауларга йөрибез», — дип билгеләп үтте ир белән хатын. Тавыш бирүнең өченче көнендә Алабуга һәм район участоклары сайлаучыларны 20:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
Нет комментариев