Яңа мәктәпкәчә учреждение шәһәрнең тарихи өлешендә биш айда төзелде. 4,5 мең квадрат метр мәйданлы объектның бәясе 630 миллион сум тәшкил итә.

Яңа балалар бакчасы 220 балага исәпләнгән
Алабуганың аскы өлешендә күптән көтелгән вакыйга булды. Биредә «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. Заманча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 220 балага исәпләнгән.
Ачу тантанасында педагоглар, әти-әниләр, балалар һәм мәртәбәле кунаклар да бар иде. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.
Яңа балалар бакчасы заманча белем бирү учреждениесе булудан тыш, шәһәрнең тарихи өлешен үстерүдә дә мөһим адым булды. 4,5 мең квадрат метр мәйданлы иркен бина нибары биш айда төзелде. Объектның бәясе 630 миллион сум тәшкил итә.

Иске биналарны азат итү яңа мөмкинлекләр ача
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев яңа балалар бакчасы ачылуын шәһәр өчен мөһим вакыйга һәм зур ярдәм дип билгеләде. Ул тарихи өлештә яшәүче балаларның элек иске биналарда урнашкан бакчаларга йөрүен искә төшерде һәм алар өчен заманча, уңайлы мохит булдыруның ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады.
Рөстәм Нуриев проектка ярдәм күрсәткән республика җитәкчелегенә, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Алабуга үсешенә булган зур игътибарын аерым билгеләп үтте. Район башлыгы биш ай эчендә бинаны төзеп чыккан төзүчеләрнең оператив эшен дә югары бәяләде.
Шул ук вакытта иске биналарның бушавы шәһәрнең тарихи йөзен саклап калу өчен яңа мөмкинлекләр ача. Әйтик, элек «Дюймовочка» балалар бакчасы урнашкан бинаны инвесторга тапшыру планлаштырыла. Район башлыгы сүзләренчә, анда якынча 120 миллион сум инвестиция кертергә ниятлиләр. Нефтьчеләр проспектындагы тагын бер бина Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы ихтыяҗлары өчен файдаланылачак.
Яңа балалар бакчасына «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» («Купеческий городок») дигән символик исем бирелгән. Ул Алабуганың тарихи өлешен үстерү буенча зур концепция белән бәйле. Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, киләчәктә 500 гектар мәйданны биләгән территория «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» паркына берләштереләчәк.

Алабуга тарихы балалар бакчасын бизәүнең бер өлеше булды
Район башлыгы әйтүенчә, балалар бакчасына бу исемнең бирелүе шәһәрнең тарихи өлешенең үзенчәлекле ролен ассызыкларга һәм яшь буында аның әһәмияте турында үзаң формалаштырырга ярдәм итәчәк. Балалар туган як тарихын белергә, Алабуга үсешенә үз өлешен керткән кешеләрне истә тотарга һәм буыннар бәйләнешен тоеп үсәргә тиеш.
Бу фикер балалар бакчасының бизәлешендә дә чагылыш тапкан. Диварларда Алабуга тарихының мөһим сәхифәләре, шәһәр традицияләре һәм танылган меценатлар турында мәгълүматлар урын алган.
Балалар бакчасында 12 төркем булачак. Алар арасында өч татар төркеме һәм өч логопед төркеме бар. Балалар өчен заманча спорт һәм музыка заллары, сенсор кабинеты җиһазландырылган. Балалар белән 20 тәрбияче, педагог-психолог, музыка җитәкчесе һәм физкультура инструкторы эшли.

Балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү урыннарына булган ихтыяҗны тулысынча каплый
1нче «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» балалар бакчасы мөдире Гүзәл Габидуллина тәрбияләнүчеләрнең яңа бакчага 9 сентябрьдә йөри башлавы турында сөйләде.
«Бүген бездә 150 бала бар, тагын 78 баланы кабул итәчәкбез. Бу балалар бакчасы шәһәрнең тарихи өлешендә мәктәпкәчә белем бирү урыннарына булган ихтыяҗны тулысынча каплый. Биредә беренче, өченче һәм уналтынчы балалар бакчаларында тәрбияләнгән балалар берләште, — дип сөйләде җитәкче. — Кичә балаларны монда беренче тапкыр алып килдек, аларның хисләрен, сөенүләрен сүз белән әйтеп бетереп булмый — алар бик канәгать калдылар. Ә бүген иртә таңнан ук яңа бакчага тизрәк килергә ашыктылар».
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңа балалар бакчасы ачылуын Алабуга өчен генә түгел, бөтен республика өчен дә мөһим вакыйга дип атады. Ул Татарстанда мәгариф инфраструктурасын төзү һәм яңарту республика һәм федераль программалар ярдәмендә алып барылуын ассызыклады. Министр мәгариф системасын тиешле инфраструктурасыз үстереп булмавын билгеләп, өч төп юнәлешне — кадрлар, инфраструктура һәм белем бирү эчтәлеген атады. Аның сүзләренчә, соңгы елларда Алабуга һәм Алабуга районы бу юнәлешләрнең барысы буенча да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы исеменнән яңа балалар бакчасына җиһазлар сатып алу өчен 250 мең сумлык сертификат бүләк итте.
Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов та шәһәрнең тарихи өлешендә яшәүчеләрне күптән көтелгән вакыйга белән котлады.

Илсур Һадиуллин районның тагын ике мәктәбендә булды
Шул ук көнне Татарстанның мәгариф һәм фән министры 8нче мәктәптә булды. Биредә быел спорт сыйныфы ачылган иде. Шулай ук җитәкче 1 сентябрьдә капиталь ремонттан соң ачылган Бехтерево мәктәбендә булды. Министр заманча җиһазлар һәм мебель белән яңартылган кабинетларны, ашханә һәм спорт залларын карады.
Нет комментариев