Алабугада 10 нчы лицей көзге каникуллардан соң ачыла
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада 10 нчы лицей көзге каникуллардан соң ачыла

Уку йортында капиталь ремонт һәм территорияне төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланган. Ә 6 нчы мәктәптә спорт залын яңарту эшләре ахырына якынлаша.

Ремонттан соң яңартылган 10 нчы күппрофильле лицей көзге каникуллардан соң укучылар өчен ишекләрен ачачак. Биредә бинага капиталь ремонт ясалган, территориясе төзекләндерелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сыйфаты югары булганга, идәннәрнең һәм штукатурканың элекке өлешләре саклап калынган.

6 нчы мәктәптә спорт залын ремонтлау эшләре тәмамланып килә. Алар әлеге мәктәпне тәмамлаган Леонид Барышевның финанс ярдәме белән башкарыла. Хәзер спорт җиһазларын урнаштырасы, яктырткычлар куясы һәм идәнгә билгеләр төшерәсе генә калган.


Нет комментариев