Мәгариф идарәсендә 2026-2027 уку елына мәктәп каникуллары графигы турында аңлаттылар.
Алабуга укучыларының көзге каникулларына санаулы көннәр калып бара. Беренче чирекнең соңгы уку көне 28 октябрь булачак. Көзге каникуллар 2026 елның 29 октябреннән 8 ноябренә кадәр дәвам итә. Шулай итеп, балалар 11 календарь көн ял итә алачак. Мәктәп дәресләре, дүшәмбе, 9 ноябрьдә башлана.
Кышкы каникуллар 2026 елның 31 декабрендә башлана һәм 2027 елның 10 гыйнварында тәмамлана. Аларның озынлыгы шулай ук 11 календарь көн тәшкил итә.
Язгы каникул 2027 елның 27 мартыннан 4 апреленә кадәр планлаштырылган. Укучылар язын 9 календарь көн ял итәчәк.
Нет комментариев