Алабуга районының спорт өлкәсендә җитәкчелек составы яңарды. Бүгенге гомумшәһәр планеркасында спорт секторының яңа җитәкчесе — Юлия Рыбакова тәкъдим ителде.

Юлия Михайловна Рыбакова Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының спорт секторы мөдире итеп билгеләнде.
Яңа җитәкче моңа кадәр Менделеевск районы башкарма комитетында эшләгән. Аерым алганда, ул башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын биләгән.
Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов Юлия Рыбакованың социаль өлкә, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык юнәлешләрендәге тәҗрибәсен билгеләп үтте.
— Хәзер спорт аның ныклы хатын-кыз кулларында. Безнең районда бу юнәлеш җитәкчеләре һәрвакыт ир-атлар булды, — диде Александр Косов.
Ул яңа җитәкчегә эшендә уңышлар теләп, кирәк чакта һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады.
— Без сезгә һәрвакыт ярдәм итеп, булышып торачакбыз, — дип өстәде Александр Косов.
Нет комментариев