14 нче тур матчы якшәмбе көнне Алабуганың Үзәк стадионында узды. Кыр хуҗалары Яр Чаллы командасын 3:0 исәбе белән җиңде.

«Алабуга» футболчылары барлык өч тупны да беренче таймда ук кертте. 9 нчы минутта исәпне Арсен Хәсәнов ачты, 32 нче минутта Кәрим Шәйхетдинов аерылып торды, ә 45 нче минутта өченче голны Рөстәм Заһидуллин кертте. Тәнәфестән соң исәп үзгәрмәде.

Команданың җиңүен Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәрехләде. Социаль челтәрләрендә ул очрашу нәтиҗәсе турында хәбәр итте һәм футболчыларны һәм тренерны котлады: «3:0 — Алабуганың «Алабуга» футбол командасы файдасына. Чаллының «КАМАЗ» командасы белән уен әнә шундый исәп белән тәмамланды. Спортчыларны да, тренерларны да котлыйм!».
14 матч үткәргәннән соң, «Алабуга» футбол клубы Татарстан Республикасы чемпионатының турнир таблицасында беренче урынны алып тора. Алабугалылар активында 32 очко: команда 10 җиңү яулады, ике тапкыр тигез исәпкә уйнады һәм ике тапкыр җиңелде. Кертелгән һәм үткәрелгән туплар арасындагы аерма — 34:10.
Нет комментариев