Машиналар эвакуацияләнә
ЮХИДИ хәбәр итә

Машиналар эвакуацияләнә

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тыю билгеләре куелган зонада калдырылган автомобильләрне эвакуацияләү буенча рейдлар уздыра.

Күптән түгел тикшерүләр Казан һәм Гассар урамнарында үтте.

Инспекторлар атнасына уртача 25кә якын мондый хокук бозуны терки. Машиналар штрафстоянкага озатыла. Кагыйдә бозучы өчен түләү бәясе берничә өлештән тора: дөрес куелмаган машина өчен штраф — 2250 сум; эвакуатор хезмәте (фиксацияләнгән сумма) — 4576 сум; машинаны штрафстоянкада саклау — сәгате 87 сум.

Дәүләт автоинспекциясендә ассызыклаганча: ярамаган урында машинаны калдыру — ул кагыйдә бозу гына түгел, ә юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына аңлы рәвештә тоткарлыклар һәм куркыныч тудыру да.


Нет комментариев