Апас районында Volkswagen йөк машинасына бәрелгән
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас районында Volkswagen йөк машинасына бәрелгән

Хәзер белгечләр авариянең барлык шартларын ачыклый.

Татарстанның Апас районында үлемгә китергән юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклыйлар. Моның турында республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Беренчел мәгълүмат буенча, Volkswagen автомобилен йөртүче каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Шуннан соң җиңел машина FAW йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Volkswagen йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Хәзер белгечләр авариянең барлык шартларын ачыклый.

Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе


Нет комментариев