Ике машина йөртүчене балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартканнар.
Балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау кысаларында Алабугада «Бала — төп пассажир» акциясе уздырылды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре муниципаль хезмәткәр белән берлектә машина йөртүчеләргә балаларны машинада йөртү өчен махсус җайланмалар куллану кирәклеге турында сөйләделәр. Автомобильчеләргә автокреслоларның нинди төрләре булуын, аларны баланың буе һәм авырлыгын исәпкә алып, автомобиль салонында дөрес урнаштырырга кирәклеген искә төшерделәр.
Балалар креслоларында утырган кечкенә пассажирларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Акция барышында ике машина йөртүчегә карата балаларны йөртүдә таләпләрне бозган өчен РФ КоАП 12.23 маддәсенең 3 өлеше буенча карар чыгарылды.
Нет комментариев