Июньдә Алабуга Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә руль артына утырган 21 машина йөртүчене ачыклаган. Ике хокук бозу кабатлы булып чыккан.
Июньдә Алабуга Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә руль артына утырган 21 машина йөртүчене ачыклаган. Ике хокук бозу кабатлы булып чыккан.
Аларга карата материаллар РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча рәсмиләштерелгән, ул исерек хәлдә транспорт белән кабат идарә итү өчен җаваплылыкны күздә тота.
Шулай ук бер ай эчендә транспорт чарасы белән машина йөртү таныклыгыннан башка идарә иткән бер балигъ булмаган бала ачыкланган. Материал балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелде.
Алабуга Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә. Исерек килеш рульгә утырырга ярамый: мондый хокук бозу йөртүченең, пассажирларның һәм хәрәкәттә катнашучы башка кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.
Нет комментариев