Авария 12 июльдә Ижау юнәлешендәге юлда була. Хатын-кызны җитди җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китәләр.
Алабуга районында Harley-Davidson мотоциклы пассажиры зыян күргән. Алабуга Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, 12 июльдә мотоциклчы Ижау ягына юлда автомобильне узып китә башлый, әмма идарәне югалта. Шул сәбәпле мотоцикл юл өстенә төшә.
Пассажир урынында булган хатын-кыз җәрәхәтләр ала һәм хастаханәгә китерелә. Табиблар аның ике умыртка сөяге һәм биш кабыргасы сынуын ачыклаган.
Нет комментариев