Татарстанның 55 предприятиесе бушлай эксперт ярдәме алачак
Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты чараларын актив гамәлгә ашыру дәвам итә.
Ул «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына керә. 2026 елда проектта тагын 55 предприятие катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
«Татарстанда федераль проектта катнашучы компанияләрдә уртача икътисади файда 20 млн сум тәшкил итә. Проект предприятиеләргә экспертлар җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Алар хезмәткәрләрне өйрәтәләр һәм бергәләп практикада барлык инструментларны да эшләп карыйлар. Алынган компетенцияләр, белемнәр компанияләргә алга таба уңышны мөстәкыйль рәвештә киңәйтергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Барлык чаралар да дәүләт ярдәме чарасы булып хезмәт итә һәм федераль проектта катнашучылар өчен тулысынча түләүсез. Проектларны гамәлгә ашыруга 2026 елда дәүләт 142,6 млн сум бүлеп биргән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елда сакчыл җитештерү проектларын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасының 33 муниципаль берәмлегеннән икътисадның реаль секторының 87 предприятиесе җәлеп ителгән иде.
Федераль проектка Казаннан 15, Әлмәттән 11, Яр Чаллыдан 10, Түбән Камадан 8 һәм Яшел Үзәннән 7 предприятие кергән.
Уртача алганда, сакчыл җитештерү проекты ярты ел дәвамында эшли, 2025 елда 53 предприятие проектны гамәлгә ашырган. Калганнары проектларны тормышка ашыру процессында һәм 2026 елда эшне төгәлләячәкләр.
Федераль проектта катнашучылар эксперт ярдәме алачак, аның ярдәмендә Сакчыл җитештерү инструментларын кулланып, үз процессларындагы югалтуларны ачыклаячаклар һәм бетерәчәкләр, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча яңа компетенцияләрне үзләштерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев