Аңлаешлы интерфейс һәм җентекле инструкцияләр теләсә кайсы яшьтәге кулланучылар өчен җайлаштырылган.
«Госуслуги» порталында «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проектының «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында тормыш ситуацияләре каталогы эшли башлады. Яңа сервис гражданнар һәм бизнес өчен барлык кирәкле хезмәтләрне бер урында берләштерә, аларны алу вакытын һәм ведомстволарга визитлар санын кыскарта. Республикада яшәүче меңнән артык кеше аның уңайлыгын бәяләде инде, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында.
Каталогта 2,2 мең вакансиядән торган база белән эшкә урнашуда ярдәм, 21 ярдәм чарасы булган «Кайгырту» социаль навигаторы, инженерлык челтәрләренә тоташу буенча инструкцияләр, гавами сервитут рәсмиләштерү, шулай ук реаль вакыт мәгълүматлар булган цифрлы экологик платформага керү тәкъдим ителә.
Нет комментариев