Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек бара
2026 елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән җиденче мәртәбә узачак.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек бара. Быел акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында оештырылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән.
«Акция агымдагы елның апрель-май айларында узачак. Бүгенге көндә кишәрлекләрне һәм утырту материалын сайлау эшләре алып барыла. Мәйданчыклар урман фонды территориясендә һәм республиканың торак пунктларында оештырылачак», — дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
«Бүгенге көнгә акцияне уздыру өчен 70 гектар мәйданда кишәрлекләр сайлап алынды. Традиция буенча 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла», — дип өстәде ул.
Узган ел акция кысаларында Татарстан Республикасында фронттан өйләренә, туганнарына һәм якыннарына әйләнеп кайтмаган 378 мең татарстанлының батырлыгы истәлегенә 1,5 млн үсенте утыртылды. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылды.
2026 елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән җиденче мәртәбә узачак. Традиция буенча Россиядә һәм чит илләрдә оештыручылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн кеше истәлегенә 27 млн агач утыртырга планлаштыра. Быел СВОда бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройлар хөрмәтенә истәлек аллеялары булдыруга аерым игътибар биреләчәк.
Акцияне «Хәтер бакчасы» КАО, Җиңү полководецлары истәлеге фонды, Россия Табигать министрлыгы һәм Рослесхоз ярдәмендә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев