Татарстан урманнарында ял итү өчен 225 урын төзекләндерелгән
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Татарстан урманнарында ял итү өчен 225 урын төзекләндерелгән

Татарстанда быел урманнарга ял итәргә килгән гражданнар өчен 225 урын төзекләндерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин хәбәр итте.

«Урманда гражданнар ял итә торган зоналарны тәртипкә китерү урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексына керә», — дип белдерде Әнәс Сөнгатуллин.

«Параллель рәвештә халык арасында агитация-аңлату эшләре дә алып барыла», — дип өстәде ул.

Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданының кимүе «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының (ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына керә) максатчан күрсәткечләреннән берсе булып тора.

Нет комментариев