Алабугалы Валентина Захарова: «Мәхәббәтен һәм гаилә таянычын югалткан хатын-кызлар өчен клуб булдыру идеясе туды
33 яшьлек Валентина Захарова — өч бала әнисе, кечесенә нибары яшь ярым гына. Бер ел элек яшь, чибәр хатын ирсез кала: иптәше бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә һәлак була.
Тирән депрессия — Валентина Захарова кичергәннең иң азы.
— Фаҗигадән соң минем өчен бөтен дөньяның асты өскә килде. Депрессантлар эчмәдем, мин психология буенча китаплар укый башладым. Төп уйларым: минем балаларым бар, алар хакына мин алга барырга тиеш. Ә ничек яшәргә? Монысын аңламадым. Миңа ярдәм итердәй белгечләр эзли башладым. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта онлайн-үзәкләр белгечләре белән аралаштым, ярдәм сорап күрше Чаллыга бардым, чөнки миңа тере аралашу, реаль ярдәм кирәк булды. Аралашу гына да түгел, ә ниндидер юридик моментларны хәл итүдә ярдәм кирәк иде. Үзем өчен бу катлаулы ел эчендә мин бик күп нәрсәләр кичердем... Һәм мәхәббәтен һәм гаилә таянычын югалткан хатын-кызлар өчен Алабугада клуб булдыру идеясе туды. Аңа «Новая Я» дип исем сайладым, − дип сөйли үз тарихын Валентина Захарова.
Шәһәрдә шундый клуб булдыру уе белән Валентина Захарова «Барс» яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итә. Монда яшь хатынга «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында грантка гариза бирергә тәкъдим итәләр. Валентинаның җиңүгә бөтен шанслары да бар, — дип ышаналар яшьләр үзәгендә.
— Хәзерге вакытта грант (заявка) кампаниясе бара. Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында анда катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләсә кайсы физик зат гариза бирә ала һәм җиңгән очракта 1 млн сумга кадәр проектны тормышка ашырырга мөмкин, − дип аңлатты «Барс» директоры урынбасары Анастасия Лебедева.
Проектта катнашучылар Татарстан Республикасы кураторы Камолиддин Бобохоновка теләсә нинди кызыксындырган сорауны бирә ала. Ул һәрвакыт элемтәдә һәм заявкаларны дөрес рәсмиләштерергә ярдәм итә. Хәер, урыннардагы белгечләр дә мөрәҗәгать итүчегә грамоталы рәвештә смета төзергә ярдәм итәргә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев