Новая Кама 16+
Рус Тат
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Алабугада «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты эшли

Өлкән кешене караган өчен бу гаиләләргә айлык түләү бирелә.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Алабугада «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты гамәлгә ашырыла. Проектта тәрбиягә алган карт кеше белән туганлык бәйләнеше булмаган, 60 яшькә кадәрге эшкә сәләтле ир-атлар һәм 55 яшькә кадәр булган хатын-кызлар катнаша ала.

Өлкән кешене караган өчен бу гаиләләргә айлык түләү бирелә, ул өлкән яшьтәге кешенең инвалидлыгы булуына һәм нинди төркемдә булуына карап үзгәрергә мөмкин. Таләпләр җан башына уртача керемгә, торак мәйданына һәм гаилә сәламәтлегенә карата куела.

Әгәр дә сез үзегезгә туган булмаган кешене гаиләгә алып карыйсыз икән, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аласыз. Консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга була: Алабуга, Городищенская урамы, 4 нче йорт («Александровский сад» тукталышы).

Белешмә өчен телефон: 8(85557)7-57-23, 7-58-12.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев