Алабугада өлкән яшьтәгеләр өчен «Алтын еллар» онлайн-платформасы эшли
Сервис «Забота» сайтында һәм «Карта жителя Татарстана» мобиль кушымтасында тәкъдим ителгән.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда һәм Алабугада «Актив озын гомер» программасы гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында «Алтын еллар — Золотые годы» проекты эшләнде. Анда 55 яшьтән башлап хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, шулай ук картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясе яки тиешле еллар эшләү буенча пенсия алучылар катнаша ала.
Сервис «Забота» сайтында һәм «Карта жителя Татарстана» мобиль кушымтасында, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен версияләрдә тәкъдим ителгән. Аңа түбәндәгеләр керә:
- өлкән буын өчен онлайн-язылу мөмкинлеге булган 1900 дән артык активлык (спорт, мәдәният, укыту һ. б.);
- өлкән буын яшьтәгеләр өчен гаризалар бирү мөмкинлеге булган 26 социаль ярдәм чарасыннан торган каталог;
- ташламалы шартлар буенча экскурсияләр каталогы (сатып алу/бронь);
- актив озак яшәү темасына республика яңалыклары.
Исемлектәге дәрескә басып, тулы тасвирламага күчәргә һәм аңа язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев