Алабуга яшьләре үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин
Гариза бирү кампаниясе 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
«Барс» яшьләр үзәге 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге алабугалыларны «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында грант кампаниясендә катнашырга чакыра. Конкурста җиңүчеләр үзләренең социаль идеяләрен тормышка ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр финанс ярдәме алырга мөмкин.
— Хәзерге вакытта грант (заявка) кампаниясе бара. Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында анда катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләсә кем гариза бирә һәм җиңгән очракта 1 млн сумга кадәр проектны тормышка ашыра ала, − дип аңлатты «Барс» яшьләр үзәге директоры урынбасары Анастасия Лебедева.
Проектта катнашучылар Татарстан Республикасы кураторы Камолиддин Бобохоновка теләсә нинди кызыксындырган сорауны бирә ала. Ул һәрвакыт элемтәдә һәм заявкаларны дөрес рәсмиләштерергә ярдәм итә. Хәер, урыннардагы белгечләр дә мөрәҗәгать итүчегә грамоталы рәвештә смета төзергә ярдәм итәргә әзер.
— Катнашырга кирәк. Чөнки җиңгән очракта хыялдагы проектны тормышка ашыру өчен бер елга гарантияләнгән матди сумма тәэмин ителә. Әйтик, узган ел без муниципаль бюджет учреждениеләре өчен ике грант оттык. Беренчесе ярты миллион күләмендә яшь гаиләләр өчен «Школа молодого родителя. Совершенно декретно» проектын гамәлгә ашыруга китте. Бала көтүче һәм 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен медицина хезмәткәрләре, психологлар, массажистлар белән очрашулар үткәрелде. Моннан тыш, арт-очрашулар, декреттагы әниләрне социализацияләү өчен психологлар белән әңгәмәләр һәм башка шундый чаралар оештырылды. Ә 400 мең сумлык икенче грант мәктәп профилактика отрядлары һәм «Форпост» студентлар отрядлары арасында Спартакиада уздыруга юнәлдерелде. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән 180 бала катнашты, — дип сөйли Анастасия Лебедева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев